Татарстан Республикасы территориясендә бик күп кар ява. Шуның белән бәйле Әлмәтнең торак-коммнуаль хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчтеләр. Юл хезмәтләре тәүлек буена сузыла торган режимда эшләрен дәвам итәләр. Кар шәһәрнең күпчелек магистраль урамнарында чистартыла һәм чыгарыла. 4 декабрьдән алып 7 декабрьгә кадәр "ГАЮИ" МУП тарафыннан 3600 куб.м. кар чыгарылды.
Ишегалды эче территорияләрен кардан идарә итү компанияләре чистарталар. Хәзерге моментка 280 куб.м. кар чыгарлгын.