ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Атна саен үтә торган планеркада бәйрәм чараларын уздыруга, Яңа ел ял көннәре вакытында шәһәр хезмәтләре  эшенә нәтиҗәләр ясалды. Киңәшмә күңелле яңалыктан башланып китте - 2017 елның ахырында республикабызда региональ бәйгегә нәтиҗәләр ясалды, Татарстанның яшәү өчен иң уңайлы авыллары һәм шәһәрләре билгеләнде. 

Яңа елны "Нефтяник" "Сарыарка" командасы белән матч белән башлады. Беренче алканы капкага кертү хокукы килеп җиткән елның символы - Брава исемле эткә бирелде. Аның җиңел тәпиеннән матч Әлмәт командасы өчен уңышлы узды. 

7 гыйнвар көнне, илдә Раштуа бәйрәме билгеләп үтелгәндә, футбол спорт мәктәбе манежында 2009-2010 елларда туган малайлар арасында футбол буенча "Кыш Бабай" бүләкләренә турнирның йомгак уеннары һәм катнашучларны бүләкләү узды. Ярышларда Әлмәт төркемнәре генә түгел, Түбән Кама, Бөгелмә һәм Октбярьский шәһәреннән (Башкортостан Республикасы) килгән спортчылар катнашты. 


8
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Буран һәм кар торак – коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең эшен та тагын да катлауландырды. 

Әлмәт шәһәрендә Раштуа көнендә Казан Изге Анакай иконасы соборында гыйбадәтләр үтте. Изге укуларны Әлмәт һәм Бөгелмә районнары епископы Мефодий үткәрде. Изге бәйрәм башлануын белдереп кыңгыраулар чыңлады. Чара ахырында епископ православие динендәге әлмәтлеләрне бәйрәм белән котлап эшләрендә уңышлар, сәламәтлек теләде.


6
гыйнвар, 2018 ел
шимбә

Ихлас күңелдән сезне якты Раштуа бәйрәме белән котлыйм! Раштуа бәйрәме иң  якты хисләр һәм уйлар уята, кешеләрне изгелек, мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелек идеаллары тирәсендә берләштерә. Бу изге теләкләр һәм гамәлләр, кардәшләр һәм ярдәмгә мохтаҗ барлык кешеләр турында кайгырту вакыты.

Татарстан Республикасындагы муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлешен ачыклауга юнәлтелгән республика бәйгесе 2017 елның 25 декабреннән 2018 елның 20 гыйнварына кадәр уза. Бәйгене Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы оештыра. Конкурс комиссиясе Яңа ел бизәлешен карау һәм аңа бәя бирү буенча күчмә чаралар кысаларында һәр муниципаль берәмлекне карап чыгачак. 


5
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Лаеклы ялда булсалар да, өлкәннәр дә салкыннардан куркып, өйдә утырмый. Шәһәр паркында алар катнашында скандинавия таяклары белән йөрү буенча флешмоб узды. Әлеге чарада йөзгә якын кеше катнашты. Кыш бабай аларның һәммәсенә татлы бүләкләр өләште.

Кичә яшь футболчылар Шарлавыклы буаларга җыелды. Биредә шәһәрнең яшүсмерләр клублары арасында карда мини-футбол узды. Озакка сузылган ярыш “Энергия” клубының җиңүе белән тәмамланды. “Метеор” икенче, “Заря” өченче урыннарны бүлештеләр.

Әлмәтлеләрнең күпсанлы мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә 4 нче автобус маршруты схемасына үзгәрешләр кертелде.

Ул хәзер түбәндәгечә йөриячәк: Герцен («Мәшгульлек үзәге» тукталышы) – Сөләйманова – Совет – Р.Фәхретдин – Индустриальная – Базовая – Шевченко – Җәлил – Белоглазов – Радищев – Бигаш – Әминов – Ленин – Төзүчеләр проспекты – Объездная - Агропоселок – Петуховка – Техснаб һәм киредән шул маршрут буенча. 3 ПАЗ автобусы 35 минут интервал белән хезмәт күрсәтәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International