Әлмәттә быел район активы белән беренче планерка үтте

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Атна саен үтә торган планеркада бәйрәм чараларын уздыруга, Яңа ел ял көннәре вакытында шәһәр хезмәтләре  эшенә нәтиҗәләр ясалды.

Киңәшмә күңелле яңалыктан башланып китте - 2017 елның ахырында республикабызда региональ бәйгегә нәтиҗәләр ясалды, Татарстанның яшәү өчен иң уңайлы авыллары һәм шәһәрләре билгеләнде.  Республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча Әлмәткә "Татарстан Республикасының иң төзекләндерелгән торак пункты" исеменә лаеклы булды.

Айрат Хәйруллин яңа кадрлар үзгәрешләре турында хәбәр итте. 2017 елның 26 декабреннән "Әлмәт-Водоканал" АҖнең генераль директоры итеп Мингазов Илнар Мингали улы билгеләнде. Хафизов Раушан Газизҗан улы 30 декабреннән "Светсервис" муниципаль унитар предприятиесының директоры вазыйфаларын башкарачак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International