Әлмәтнең баш чыршысы Татарстанның беренче гүзәле исеме өчен ярышачак

2018 елның 6 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасындагы муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлешен ачыклауга юнәлтелгән республика бәйгесе 2017 елның 25 декабреннән 2018 елның 20 гыйнварына кадәр уза. Бәйгене Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы оештыра. Конкурс комиссиясе Яңа ел бизәлешен карау һәм аңа бәя бирү буенча күчмә чаралар кысаларында һәр муниципаль берәмлекне карап чыгачак. 

Бәйгегә нәтиҗәләр ясаганда иҗтимагый фикер нәтиҗәләре, республиканың муниципаль берәмлекләре сайтларында урнаштырылган Яңа ел алды һәм Яңа ел чараларын мәгълүмат чараларында чагылдыру исәпкә алыначак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International