ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Күптән түгел генә быел беренче оешмалар, предприятиелар һәм учреждениеларның яшьләр лидерларының оештыру җыелышы узды, анда башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарының вазыйфаларын башкаручы Светлана Лаптева, "Татнефть" компаниясенең яшьләр лидеры Ренат Мамин һәм элегрәк Әлмәт муниципаль районы яшьләр комитетын җитәкләүче Рамил Закиров катнаштылар. 

Фестиваль кысаларында әлмәтлеләр һәм шәһәребезнең кунаклары өчен төрле мәйданнарда Яңа ел бәйрәм чаралары оештырылачак.

Әлмәттә 24-25 гыйнварда чираттагы XXI "Сандугач сайрар илем" региональ балалар иҗаты фестивале башланачак. Гадәти чарага әйләнгән Татарстан нефть регионының яшь талантларына бәя бирүне «Татнефть» ГАҖ «Рухият» рухи яңарыш фонды оештыра һәм үткәрә. Фестиваль программасына түбәндәге номинацияләр керә: вокал (ялгыз башкарыла торган номер), бакыр һәм агач һәм кагып уйнала торган музыка коралларында уйнау, вокаль ансамбльләр, кыллы-смычоклы музыка коралларында уйнау, хореография, электромузыкаль музыка коралларында уйнау, театраль сәнгать. 

2018 елда торак төзелеше программасы буенча Татарстанда 2 млн. 403 мең кв. метр торак төзергә планлаштырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган яңа елның беренче республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru


9
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Кичә Әлмәтнең горурлыгы булган, мактаулы һәм хөрмәткә лаек шәхес Васыйл Хуҗахмәтовның йөрәге тибүдән туктады. Васыйл Фатыйхович 11 ел буена Әлмәт районы башкарма комитеты рәисе, 16 ел ветераннар Советы җитәкчесе булып эшләде. Берничә тапкыр төрле дәрәҗәдә депутат булып сайланды. Шәһәр һәм район тормышында актив катнашты. 

Кичә шахмат спорт мәктәбендә Яңа 2018 елга багышланган ир-атлар арасында тих шахматлар буенча шәхси беренчелек узды. Ул Швейцария системасы буенча 9 турдәвамында үткәрелде. Ярышларда 20 кеше катнашты. 

10 гыйнвар көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтеләчәк. Вакыты белән акрын кар. 

Әлмәт муниципаль районы официаль сайты  almetyevsk.tatar.ru «Иң яхшы муниципаль сайты» Бөтенрәсәй бәйгесендә катнаша.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында район активы белән киңәшмәдә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарының вазыйфаларын башкаручы Светлана Лаптева "Яңа ел бүләге" хәйрия акциясен уздыру турында хәбәр итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International