Футбол буенча "Кыш Бабай" бүләкләренә турнирда иң яхшы уенчы исеменә Әлмәт спортчысы лаеклы булды

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

7 гыйнвар көнне, илдә Раштуа бәйрәме билгеләп үтелгәндә, футбол спорт мәктәбе манежында 2009-2010 елларда туган малайлар арасында футбол буенча "Кыш Бабай" бүләкләренә турнирның йомгак уеннары һәм катнашучларны бүләкләү узды. Ярышларда Әлмәт төркемнәре генә түгел, Түбән Кама, Бөгелмә һәм Октбярьский шәһәреннән (Башкортостан Республикасы) килгән спортчылар катнашты. 

Турнир нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчы булып  Евгений Тураев (Әлмәт спорт мәктәбе) танылды. Төркемнәр арасында 3нче урынны Әлмәт спорт мәктәбе яулады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International