Әлмәттә «Рухият» рухи яңарыш фондының XXI "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты фестивале узачак

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Әлмәттә 24-25 гыйнварда чираттагы XXI "Сандугач сайрар илем" региональ балалар иҗаты фестивале башланачак. Гадәти чарага әйләнгән Татарстан нефть регионының яшь талантларына бәя бирүне «Татнефть» ГАҖ «Рухият» рухи яңарыш фонды оештыра һәм үткәрә. Фестиваль программасына түбәндәге номинацияләр керә: вокал (ялгыз башкарыла торган номер), бакыр һәм агач һәм кагып уйнала торган музыка коралларында уйнау, вокаль ансамбльләр, кыллы-смычоклы музыка коралларында уйнау, хореография, электромузыкаль музыка коралларында уйнау, театраль сәнгать. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International