Әлмәттә "Яңа ел бүләге" хәйрия акциясе үтте

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында район активы белән киңәшмәдә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарының вазыйфаларын башкаручы Светлана Лаптева "Яңа ел бүләге" хәйрия акциясен уздыру турында хәбәр итте.

Кайбер вакытта гаилә тормыш кыенлыкларына юлыга, төрле хезмәтләрнең ярдәменә мохтаҗ була. Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин инициативасы буенча анализ башкарылды һәм 331 шундый гаилә ачыкланды. Һәм Яңа елд алдыннан "Яңа ел бүләге" хәйрия акциясенә старт бирелде. 

449 балага бүләкләр бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International