ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәттә "Яшел фитнес" турнирын оештыручылар озын кышкы яллардан соң шәһәрдәшләребезне физик күнегүләр белән шөгыльләнергә чакыралар. 14 гыйнварда "Алнас" стадионы залында турнирда катнашучылар горизонталь хәлдә яткан килеш гәүдәне күтәрү буенча 6 нчы нормативны тапшырачаклар. Бу күнегү артык килограммнардан арындыру белән бергә гәүдәне төз итә һәм хәтта ашкайнатуны да яхшырта. Нормативның кагыйдәләре буенча, хатын-кызлар 30, ир-атлар 40 тапкыр күтәрелергә тиеш. 60 секунд эчендә иң күп тапкыр күтәрелгән команда җиңүче исеменә лаек булачак. 

Иске Яңа ел - сирәк була торган тарихи феномен, елларны исәпләүгә үзгәрешләр кертелү нәтиҗәсендә барлыкка килгән өстәмә бәйрәм. Календарьләрнең аерылуы аркасында без ике "Яңа елны" бәйрәм итәбез - иске һәм яңа стиль буенча. Әлмәтлеләрне бәйрәм кәефләрен озайтырга һәм бкргәләп шушы уникаль бәйрәмне билгеләп үтәргә чакыралар. 

Танылган "Иләк һәм күн" телепередачасы яңа сезонны төшерергә планлаштыра. Хәзер инде алып баручылар Россия шәһәрләрен башка яклардан күрсәтәчәкләр. Кемнең операторларның объективларына эләгәчәген халык хәл итәчәк.

Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән ит, сөт, яшелчәчелек һәм умартачылык продукциясен сатуда ярдәм күрсәтү максатыннан Ленин урамында урнашкан "Эссен" сәүдә үзәге янындагы мәйданда сәүдә павильоннары урнаштырылган .Павильоннарда урыннар бушлай биреләчәк. 

12 гыйнвар көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтеләчәк. Вакыты белән акрын кар. 

10 гыйнвар көнне якташыбыз Талгат Миннибаевка 65 яшь тулыр иде. Журналист, галим, философ, сәясәтче. Күпләр шушы искиткеч кешенең исеме белән газета һәм журналларда басылып чыккан сәяси-мәгънәле фәлсәфи хезмәтләре аша таныш. Ул 1953 елда Татарстан Республикасы Әлмәт районының Кичучат авылында туган. Кичучат авылында сигез сыйныфны тәмамлагач, урта белемне Әлмәт шәһәренең 1нче мәктәбендә алды. 

«Зауралье» белән матч «Нефтяник» өчен аеруча зур кызыксыну уятты: курганлылар, өч уенны уздырганнан соң, турнир таблицасында өченче урында торалар. «Нефтяник»  бүгенге көнгә кадәр алардан дүрт очкога калыша иде.   


10
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Әлмәтлеләр зур югалту кичерде. Кичә легендар шәхес, сугыш ветераны, Әлмәт районының мактаулы граҗданины Васыйл Фатыйхович Хуҗахмәтов арабыздан мәңгегә китте. Бүген «Нефтьче» Мәдәният сараена аның белән мәңгегә хушлашырга бихисап халык килде. Араларында җитәкчеләр, заманында бергә эшләгән хезмәттәшләре, шәкертләре, ветераннар, республика районнарыннан да бар иде. Шуның кадәр кешенең җыелуы, почетлы каравыллар оештырылу Васыйл Фатыйховичның никадәр тирән хөрмәткә лаек булуы, аны яратулары, хезмәтен танулары хакында сөйли. 

Татарстанда беренче балага айлык түләүнең күләме билгеле булды. 2018 елдан гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган балага айлык түләүләр түләнәчәк. Бу хактагы “Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турындагы” Федераль канун 21 декабрь көнне кабул ителгән. Россиядә әлеге төр түләүнең уртача суммасы – 10 мең сум. Әмма ул һәр субъект өчен төрле.2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче бала тапкан яки беренче баланы уллыкка алган гаиләләр, балага яшь ярым булганчы айлык түләүләргә дәгъва кыла. Әмма аны алуның махсус шартлары бар.

Шимбә 13 гыйнвар көнне Әлмәт мәйданнарында мәдәни күңел ачу чаралары узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International