Әлмәттә «Шлем и краги» хоккей турниры узачак

2018 елның 13 гыйнвары, шимбә

Агымдагы елның 10 январендә «Шлем и краги» бөтенроссия турниры старт алды. “Дүрткә – дүрт” форматындагы гадәти булмаган ярышлар Россиянең 12 шәһәрендә, шул исәптән Әлмәттә дә узачак. Уен 4 нче февраль көнне “Нефть че” мәдәният сарае каршысындагы катокта үткәрелә. 

Ярышларда теләге булган һәркем катнаша ала. Аның өчен бары үз командаңны туплап, https://vk.cc/7zgCpx ссылкасы буенча үз шәһәреңне табарга һәм теркәлү узарга кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International