15 гыйнвар - Википедиянең туган көне

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Википедия - эченә һәркем яза алган ачыкэчтәлекле, күптелле онлайн-энциклопедия. Аның барлык мәкаләләре сайтка керә алучы бар шәхесләр тарафыннан үзгәртелә ала диярлек. Википедия - интернет киңлектәге иң зур һәм иң популяр гомуми белешмәләр җыелмасына әйләнде. Белешмәләр һәм тематик мәгълүмат күләме буенча иң тулы энциклопедия, битләрне бер-берсе белән бәйләү технологиясен куллану сәбәпле Интернет кулланучылары өчен үз мәдәни капиталларын үстерү өчен иң кулай чыганак. Википедиянең иң мөһим сыйфатларыннан берсе булып мәгълүматны туган телеңдә җиткерү тора.

Джимми Уэйлс (ингл.) һәм Ларри Сэнгер (ингл.) тарафыннан оештырылган Википедия/Wikipedia исемен Сэнгер - wiki (бергә эшләнелгән веб-сәхифә, Гавайлар штатының азчылык җирле халкы гавайлылар телендә "тиз" мәгънәсенә килүче wiki) һәм энциклопедия сүзләреннән ясалган.

Бүгенге көндә рус телендәге Википедиядә 1445 мең мәкалә бар, шул исәптән Әлмәткә багышланган бит. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International