Әлмәттә 2018 елга торак төзелеше программасы турында фикер алыштылар

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районының 2018 елның республика максатчан программаларында катнашуы турында бүген эшлекле дүшәмбедә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәмәтҗанов хәбәр итте.

Айрат Әхләс улы 2017 елда 828 фатирлык 3 күп фатирлы йортның, шул исәптән «Алсу» һәм «Яшьлек» микрорайоннарында социаль ипотека программасы буенча 2 йортның һәм «Алсу» микрорайонында «Домкор» компаниясе тарафыннан (өлештәшләрнең катнашуы белән) төзелгән йортның төзелгәне турында искә төшерде. 2018 елга билгеләнгән торак төзелеше буенча план узган елларның дәрәҗәсендә кала һәм 155 000 кв. метр тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International