19 гыйнварда христианнар Крещение бәйрәмен билгеләп үтә. Крещение алды кичендә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла.
Купельләр шәһәр күлендә һәм Ямаш авылында оештырылачак.18 гыйнварда суны изгеләндерү шәһәр күлендә 22.00 сәгатьтә, Ямаш авылында - 20.00 сәгать үткәреләчәк.
18 гыйнвардан 19 гыйнварга күчү төнендә бәйрәм гыйбадәт кылулар шәһәребезнең ике гыйбадәтханәсендә узачак. Тихоновкада гыйбадәт кылу 22.30 сәгатьтә, Казан кафедраль соборында 00.00 сәгатьтә башланачак.