ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Шимбә 20 гыйнвар көнне Әлмәт мәйданнарында мәдәни күңел ачу чаралары узачак.

Әлмәтлеләр Крещениены каршы алдылар. Йөзләп әлмәтле бәйрәмнең төп гореф-гадәтләренең берсендә - бозлы суда коенуда катнашты. Әлмәттә Качману коенулары өчен ике урын билгеләнгән иде: шәһәр күлендә һәм Ямаш авылы янында.

Халык уеннары Буалар шарлавыгының балалар мәйданында үттеләр. Балалар һәм олылар күңелле эстафеталарда катнаштылар: кар атышып уйнадылар, себеркеләрдә, тюбингларда, чаналарда узыштылар, озын тасмалар үрделәр.

Иртәгә, 20 гыйнвар көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтеләчәк. Урыны белән акрын кар, көндез аерым районнарда буран.

10 февраль көнне Әлмәттә "Татарстан чаңгы юлы -2018" массакүләм ярышлары уздырылачак. Ярышлар шәһәр ипподромында үткәреләчәк. 

Россия Федерациясе социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсенең 10 нчы филиалы социаль иминият хисабына травматизмны һәм һөнәри авыруларны кисәтү чараларын гамәлгә ашыруга барган чыгымнарны киметү турында хәбәр итә.


18
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәтлеләр "Ачык Әлмәт" порталы аша мөрәҗәгать итә алалар. (https://openalmetyevsk.ru/). Сорауларның ни рәвешле башкарылуын һәм нәтиҗәсен дә шунда ук белә алалар.

Россия Федерациясе җәмәгатчелеге, оешмалары һәм предприятиеларының киң даирәсен региональ һәм муниципаль хакимият органнары эшчәнлегенә тартуны максат итеп куеп, "РусРегионИнформ" Россия регионнарының төп интернет-порталы һәм "Россия икътисадый сәясәте" журналы редакциясе http://rusregioninform.ru/rating-events билгеле бер регионның абруен халык алдында күтәрүгә юнәлтелгән РФ субъектлары һәм муниципаль берәмлекләрендә уздырыла торган чараларның бөтенроссия рейтингын формалаштыра.

17 гыйнвар көнне Яр Чаллыда караклык очрагы теркәлде. Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге начальнигы Бариев И.Г. дип танышып, билгесез бер зат юридик затлар һәм шәхси медицина оешмаларының шәхси эшмәкәрләренә балалар хастаханәсендәге томографны ремонтлау өчен акча күчерергә кирәк дип мөрәҗәгать иткән. 

2018 елда Россиянең барлык регионнарыннан җыелган студентлар Татьяна көнен 24-25 гыйнварында Казанда узачак "Бергә алга!" бөтенроссия формаль булмаган студентлар клубларының белем алу форумы барышында билгеләп үтәчәкләр. Форумда катнашучылар әйдәп баручы федераль экспертлар һәм һөнәри белешмәләрнең вәкилләре белән очрашачаклар, шулай ук Россиядә урнашкан студклубларның үсеш планнары турында фикер алышачаклар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International