Гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча Әлмәт шәһәре, Багаутдинов урамында шәхси йортлар янында урнашкан дворга керү урынында хокуксыз рәвештә шлагбаум урнаштырылганы ачыкланды.
Аның хуҗасы бу шлагбаумны "Әлмәт хәбәрләре" газетасында әлеге белдерү бастырылып чыкканнан соң 10 көн эчендә алып куя ала һәм ул шушы объект урнашкан территорияне төзекләндерергә тиеш.