Әлмәттә яшәүчеләрнең эшлекле активлыгын арттыру һәм инфраструктураны үстерү буенча комплекслы эшчәнлек алып барыла

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген район активы белән эшлекле киңәшмә узды. Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов киңәшмәне ачып узган атнага йомгак ясады. 

Республикада йомгаклау коллегияләре уза. Яшьләр эше һәм спорт министрлыгының отчетында район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашты һәм чыгыш ясады. 

 “Халыкны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, спорт белән шөгыльләнү өчен барлык уңайлыклары булган яңа объектлар салу буенча нефть челәр башкаласында искиткеч күп эшләр башкарыла,”– дип ассызыклады Марат Нилевич.

Алга таба башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов 2017–2019 елларда Әлмәт районында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программасының тормышка ашырылуы буенча доклад ясады.

Бүгенге көндә районның кече һәм урта бизнес секторында 6535 эшмәкәрлек субъекты исәпләнә. Аларның еллык товар әйләнше 2017 елда 30 млрд сум тәшкил итә. Андрей Николаевич үзенең чыгышында бизнес вәкилләре өчен тудырылган мөмкинлекләр, лизинг программалары, төрле очрашулар, яңа төрле эш формаларына тукталды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International