Кама Тамагы поселогыннан ерак түгел ТР Альпинизм федерациясенең скалодромында ТР альпинистларының XV ел саен уздырыла торган фестивале үтте. Анда Казаннан, Яр Чаллыдан, Яшел Үзәннән, Түбән Камадан, Әлмәттән, Йошкар-Оладан һәм Чабаксардан җыелган 200дән артык альпинист катнашты. Барысы югары Идел ярының фестиваль болынында төрле яшьтәге кешеләр - кечкенә балалардан алып чал чәчле Татарстан альпинизмы ветераннарына кадәр җыелдылар.
Әлмәтле Раушан Иминов 40 яшьтәге һәм аннан олырак ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында альпинист техникасы элементларын куллануны күздә тоткан катлаулы бау мультитрассасында үткән ветераннар ярышларында 1нче урынны яулады.