10 февраль көнне Әлмәттә "Татарстан чаңгы юлы -2018" массакүләм ярышлары уздырылачак. Ярышлар шәһәр ипподромында үткәреләчәк.
"Снежинка" спорт комплексына алып баручы юл участогында чаңгы шуучыларның ярышлар үткәрелү урынына (ипподромга) узу вакытында 10.00 сәгатьтән алып 13.00 сәгатькә кадәр хәрәкәт чикләнәчәк.