Әлмәттә көньяк-көнчыгыш төбәк фольклор коллективларының «Живая нить традиций - Тирән тамырлар» фестивале узачак

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

3 февральдә «Нефтьче» Мәдәният сараенда тәүге тапкыр шундый фестиваль уздырыла. Анда 9 район: Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Нурлат, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнарыннан фольклор коллективлары һәм ялгыз башкаручылар катнаша. Бәйге 10.00 сәгатьтә башлана. Иң яхшы коллективлар катнашында гала-концерт 17 февральдә булачак.

Бәйге район башлыгы инициативасы белән уздырыла. Оештыручылар - ӘМРның мәдәният идарәсе һәм ветераннар советы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International