Аны Казан дәүләт медицина университеты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Әлмәтнең сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре белән берлектә чыгарылыш укучылары һәм медицина көллиятен тәмамлаучылар өчен үткәрә. Медицина фестивале «Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» дигән исем астында үтә. Аның төп идеясе – медицина һәм социаль һөнәрләр белән турыдан-туры булачак эш урынында таныштыру.
VI медицина фестивале традицияләргә тугрылыклы: шимбә көнне, 3 февральдә 10.00 сәгатьтән 3 нче поликлиникада һәм Әлмәт медицина көллиятендә Ачык ишекләр көне үткәрелә. Анда Казан дәүләт медицина университеты ректоры, профессор Алексей Созинов, ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина катнаша.