ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2018 ел
җомга

 Әлмәткә “Дакар” супер марафонында җиңгән “КАМАЗ-мастер” командасы әгъзалары килде. Әлмәтлеләр аларны зурлап каршы алды. Яшьләр белән очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, “Кадрлар резервы” республика проекты җитәкчесе Андрей Петухов та катнашты. Башта кунаклар игътибарына район тормышы чагылдырылган фильм тәкъдим ителде. Шушында ук “Нефтьче” Мәдәният сараеның тамаша залында утыручылар видеофильм аша “Дакар” марафонының барышы, анда якташларыбызның чыгышы белән дә таныша алды. Билгеле булганча, команда әлеге супермарафонда күптапкырлар призлы урыннар яулады, 15 тапкыр җиңүче булды. Быел команда ралли-марафонда 27 тапкыр катнашты һәм алар алтын һәм бронза белән кайттылар. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, машина “Татнефть” ягулыгын сала. Команда җитәкчесе Владимир Чагин, пилотлар Эдуард Николаев, Айрат Мәрдиев бу аларның уртак җиңүе булуын искәрттеләр. Яшьләр форсаттан файдаланып, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, рәхәтләнеп фотога төштеләр.

Хибла Герзмава — атаклы опера  җырчысы.  Хибла  2016 елның декабрендә Зур театр сәхнәсендә Елизавета Валуа («Дон Карлос» Дж.Верди) партиясен башкарды,  2017 елда әлеге партияне фрацуз телендә Парижской Милли операсында башкарып чыкты. Әлмәттә ул «Нефтьче» дә 13 февраль көнне 19.00 сәг. чыгыш ясады. Залда алкышлар тынмады.


15
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Ел да 15 февраль көнне Муса Җәлил истәлегенә куелган һәйкәл җанлана – мәктәп укучылары, язучылар, әдәбият сөючеләр герой-шагыйрьне искә ала.Быел да әлеге чара җылы узды. Митингта мәртәбәле кунаклар сүз тотты, укучылар һәм балалар шигырьләрне яттан сөйләде. Татар халкының каһарман улының 112 яшьлеген билгеләнеп узды.

16 февраль көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явымсыз. Төнлә һәм көндез томан. Җир тотрыксыз 2-7 м/с. Минималь температура төнлә -18..-22º, аязганда -27º. Максималь температура көндез  -7..-11º.Юлларда бозлавык.

Очрашу барышында поликлиника эшчәнлеген халыкка уңайлы итү турында сүз барды.Табибларның кабул итүгә килгән халык белән үзара мөнәсәбәте, кабул итү вакыты турында да сүз кузгатылды.

"Кышкы мәдәни мохит"  проекты үзенең чараларын уздыруын дәвам итә. Чаралар  «Татнефть» һәм  «Мегаполис» мәйданнарында,  Дом правосудия кырындагы скыерда, Татарстан нефтенең  60-еллыгы исемендәге паркта һәм Нефтьчеләр мәйданында узачак.

Әлмәтлеләр аны, һәр елдагыча, Хәтер мәйданына җыелып, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алып билгеләп үтте. Митингта район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, хәрби комиссар Ришат Сабиров, Әфганстан сугышы һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының ТР иҗтимагый оешмасы Әлмәт бүлекчәсе рәисе Сергей Брусов чыгыш ясады. Әфган сугышында 500 дән артык әлмәтле катнаша. Бүген безнең арабызда аларның 472 есе генә исән-сау. Шулай ук 801 кеше Чечнядагы чуалышларда катнашкан. 22 гаилә үзенең газиз улларын кабаттан күрә алмаган. Арабызда булмаганнар бер минутлык тынлык һәм мылтык залплары белән искә алынды. Хәтер мәйданындагы һәйкәл кабат кызыл канәферләргә күмелде.

Күчмә утырыш Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узды. Әлмәт делегациясе утырышта  район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова рәислегендә катнашты.  Чарада мөһим сораулар каралды, сайлауларга әзерлек турында сүз барды. Көньяк-көнчыгыш зонасы координация советы рәисе итеп Әлмәт политехника техникумы директоры  Илдар Баһманов сайланды.

13 февраль көнне  Самарада  «Нефтяник» и РФ хәрби-һава көчләре үзәк спорт клубы белән ярышты.  Счетны Булат Байкеевачты. Аны алга таба  Ленар Мансуров дәвам итте. Матч "Нефтяник" командасы җиңүе белән тәмамланды.

Үзәк китапханәдә  К. Алтайскийның  «Подвиг» китабына презентация ясадылар. Китап Бөек Ватан сугышы батыры  Барый Абдул улы Йосыповка багышланган. Китапта геройның тормыш юлы, сугышчан юлы сурәтләнгән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International