ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2018 ел
шимбә

Ярышларда  10 шәһәрдән спортчылар катнаша. 34 катнашучы төрле класстагы кар машиналарында: "Юниоры"; «Суперспорт А - Взрослые"; "Суперспорт В - Взрослые"; "Любители" үзара көч сынаша. Чараны тантаналы ачуда район башлыгы Айрат Хәйруллин,  «Татнефть» генераль директоры урынбасары  Рөстәм Мөхәммәдиев, спорт мастеры  Вячеслав Колотовкин һәм башка күп кенә рәсми затлар катнашты.

18 март көнне Әлмәттә   «Марафон добрых дел - 2018» чарасы узачак.  18.00 алып  23.00 сәг. кадәр әлмәтлеләр өчен концерт куелачак.


16
февраль, 2018 ел
җомга

Җыелыш Яшьләр үзәгендә үтте. Анда 2017 елгы эшчәнлек буенча эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Яшьләр үзәге каршында коммуналь техника күргәзмәсе булып узды.

Иртәгә, 17 февраль көнне, болытлы аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явымсыз. Җил 3-8 м/с. Минималь температура төнлә  -14..-18º, аязганда -23º кадәр; максималь температура көндез -5..-9º. Юлларда бозлавык.

"Кадрлар резервы" республика проекты лидер булуга мөмкинлекләр ача, әйләнә-тирәдәгеләрне һәм үз-үзеңне үстерү чарасы булып тора. 2017 елның декабрендә меңнән артык яшь кеше заявка тапшырган булган.  150 кеше чакыру алган, шуларның 6сы - Әлмәттән.

Әлмәтлеләрне "Яшел Фитнес" ның тренировкасына 18 февраль көнне сәг.  10:00  «Алнас» стадионы спорт залында көтәләр. Биредә озынлыкка сикерү буенча  10нчы нормативны тапшыру узачак.

17 февраль көнне  9.30 сәг.  Мәйданда "Татнефть"нең Кышкы Кубогына ат спорты ярышлары узачак.

23 февральдә Мәмәттә зур спорт бәйрәме көтелә – районның 49 нчы кышкы спартакиадасында авыл яшьләре җитезлектә, егәрлектә көч сынашачак.

Программада милли көрәш, чаңгыда узышу, гер күтәрү, хоккей, волейбол, мини-футбол, армспорт, шахмат, шашка, өстәл теннисы, аркан тартышу, ат чабышлары бар. Бәйрәмне ачу тантанасы 11 сәгатьтә башлана.

Районда яшәүчеләр сайтта үзләренә ошаган логотип өчен тавыш бирә алалар (http://oprt.tatar) яки ВКонтакте (https://vk.com/oprt.tatar).

16-17 февральдә Әлмәттә кар автомобильләрендә узышу буенча Россия чемпионаты узачак. Техник оештыручы: Хади Атласи ур, 18 АНО СТК «Ультиматум»; 8(8553) 312300; 81972544500; e-mail: ooosnowflake@gmail.com

Рәис: Колотовкин Вячеслав Геннадьевич.

Кар автомобильләре комиссиясе МФР: 89224570281; e-mail: alekseev-maks@mail.ru- Алексеев Максим Сергеевич.

ВКС МФР: 89165404915; e-mail: motocrossmfr@yandex.ru - Иванов Алексей Юрьевич.

Катнашучыларны терәү: 16 февраль 18:30= 20:00  СРК "Снежинка"базасында . Тантаналы ачылу:17 февраль Экстрим парк 11.00 сәг..


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International