Ел да 15 февраль көнне Муса Җәлил истәлегенә куелган һәйкәл җанлана – мәктәп укучылары, язучылар, әдәбият сөючеләр герой-шагыйрьне искә ала. Быел да әлеге чара җылы узды. Митингта мәртәбәле кунаклар сүз тотты, укучылар һәм балалар шигырьләрне яттан сөйләде. Татар халкының каһарман улының 112 яшьлеге билгеләнеп узды.