Күчмә утырыш Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узды. Әлмәт делегациясе утырышта район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова рәислегендә катнашты. Чарада мөһим сораулар каралды, сайлауларга әзерлек турында сүз барды. Көньяк-көнчыгыш зонасы координация советы рәисе итеп Әлмәт политехника техникумы директоры Илдар Баһманов сайланды.