ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның гыйнвар аенда яшьләр коллективлары арасында финанслау күләме 300 млн. сум булган (грантның максималь күләме - 2 000 000 сум) яшьләр проектлары Бөтенроссия бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады. Бәйгедә 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәр урта гомуми, урта һөнәри, югары белем бирү оешмалары вәкилләре булган һәм яшьләр инициативаларына һәм берләшмәләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән проектларны тәкъдим итүче өч һәм күбрәк Россия Федерациясе гражданнары берләшмәләре катнаша алалар. 

23 февральдә Мәмәттә зур спорт бәйрәме көтелә – районның 49 нчы кышкы спартакиадасында авыл яшьләре җитезлектә, егәрлектә көч сынашачак. Программада милли көрәш, чаңгыда узышу, гер күтәрү, хоккей, волейбол, мини-футбол, армспорт, шахмат, шашка, өстәл теннисы, аркан тартышу, ат чабышлары бар. Бәйрәмне ачу тантанасы 11 сәгатьтә башлана.

Татарстанда газоннарда һәм балалар мәйданчыкларында куелган машиналар өчен закон кабул ителде. ТР Дәүләт советы депутатлары законга өч тапкыр укудан соң үзгәрешләр кертелде.

Иртәгә, 23 февральдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар явачак. Төнлә һәм иртән томан. Җил  3-8 м/с. Минималь температура төнлә -17..-22º, максималь көндез -11..-15º. Юлларда бозлавык.

21 февраль көнне "Нефтьче" мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Бу бәйрәмдә шәһәребез һәм районыбызның төрле буын вәкилләре: Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганстан һәм Чечняда булган сугышларда катнашучылар, гамәлдәге офицерлар, шулай ук Әлмәт районы юнармеецлары җыелды.

19-21 февральдә Тула шәһәрендә яшүсмерләр арасында уздырыла торган авыр атлетика буенча Россия Беренчелеге узды. Татарстан җыелма командасы составында Әлмәт спортчысы да катнашты. Данил Злобин - ӘМР "Футбол спорт мәктәбе" карамагындагы авыр атлетика бүлегендә шөгыльләнүче. 

Ватан һәм аны яклаучыларга багышланган җырларны хәтерләрдә яңартты. 12 нче мәктәптә 21 нче тапкыр Солдат җырлары фестивале булып узды. 140 тан артык төрле яшьтәге укучы бу көнне үзләренең сәләтләрен генә күрсәтеп калмады, ә илебез тарихындагы мөһим вакыйгаларны белүләрен дәлилләде, Ватанны саклап яуда көрәшкән якташларыбызга хөрмәт хисләрен белдерде. Фестивальнең алыштыргысыз кунаклары – «Боевое братство» иҗтимагый оешмасы вәкилләре укучыларның чыгышларын югары бәяләде. Җиңүчеләр «Соло», «Коллектив башкару», «Җырла, гитара» һәм «Тамашачы сөюе» номинацияләрендә игълан ителде.

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен ташламалы кредит программасын эшләтә башлады. 2018 елда аның ставкасы 6,5% була. Өстәмә комиссияләр һәм җыемнар юк.

Предприятиелар һәм оешмалар хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатьләренә бәйле Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы түбәндәгене хәбәр итә: "Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче статьясы белән туры китереп, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне - эш көне дип исәпләнмәгән бәйрәм көне итеп игълан ителә".

13 - 20 февральдә 34нче номерлы балалар бакчасында Халыкара туган теленә багышланган туган тел атнасы үтте. Олы яшьтәге балаларны әзерләү төркемнәрендә "Туган тел нәрсәгә бай", "Синең туган телең нинди" темаларына әңгәмәләр узды. Кече һәм урта яшьтәге төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр "Шалкан" рус халык әкиятен сәхнәләштерделәр, "Терем" әкияте мотивлары буенча уен рәвешендә тамаша күрсәттеләр. Урамда халык хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Төркемнәргә җыелып, "Минем Ватаным мин сине яратам" рәсемнәр күргәзмәсен оештырдылар. Легендар татар шагыйре Муса Җәлилнең тормышы һәм сәнгате турында чыгышлар тыңланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International