19-21 февральдә Тула шәһәрендә яшүсмерләр арасында уздырыла торган авыр атлетика буенча Россия Беренчелеге узды. Татарстан җыелма командасы составында Әлмәт спортчысы да катнашты. Данил Злобин - ӘМР "Футбол спорт мәктәбе" карамагындагы авыр атлетика бүлегендә шөгыльләнүче. Ул бу ярышларда беренче урынны яулады.