Бүген әлмәтлеләр бер сәгатькә әзрәк эшләячәкләр

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Предприятиелар һәм оешмалар хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатьләренә бәйле Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы түбәндәгене хәбәр итә: "Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче статьясы белән туры китереп, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне - эш көне дип исәпләнмәгән бәйрәм көне итеп игълан ителә". 

23, 24, 25 февраль көннәре ял көннәре итеп исәпләнә. Шул ук вакытта 22 февральдә эш көне бер сәгатькә кыскарачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International