21 февраль көнне "Нефтьче" мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Бу бәйрәмдә шәһәребез һәм районыбызның төрле буын вәкилләре: Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганстан һәм Чечняда булган сугышларда катнашучылар, гамәлдәге офицерлар, шулай ук Әлмәт районы юнармеецлары җыелды.
Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан Айрат Хәйруллин сугыш ветераннарын һәм шәһәрнең хәрби хезмәтләрендә эшләүчеләренә намуслы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм яшьләрне хәрби-патриотик тәрбиләүдә актив катнашу өчен истәлекле медальләр һәм Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты мактау грамоталары бүләк итте.
Чараның рәсми өлешеннән соң кунаклар өчен бәйрәм концерты оештырылды, анда районның иҗат коллективлары катнашты.