21 февральдә бөтен дөнья халыклары Туган тел көнен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәмдә барлык телләр дә тигез дәрәжәдә итеп таныла һәм ул һәрбер милләт вәкиле тарафыннан сакланырга, буыннан буынга тапшырылырга тиешле иң олы мирас буларак билгеләнә. Халыкара туган тел көне Әлмәт муниципаль районында елдагыча зур масштабларда билгеләп үтелде. Барлык мәктәпләрдә дәресләр һәм балалар бакчаларында шөгыльләр туган тел жырына әзерләнгән флешмоб белән башланды. Халыкара туган тел көне быел Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиядә аеруча үзенчәлекле узды. Татар мохите тудырылган, укыту гына түгел, тәрбия эше дә милли гореф-гадәтләребезгә нигезләнеп алып барылган әлеге белем учреждениесе укучыларының бәйрәмдә зур кызыксыну һәм теләк белән катнашканлыклары сизелеп тора.
Иртәнге чаралар гимназия фойесында шигырь бәйгесе белән ачылды. Әдипләрнең телдән төшми сөйләнә торган әсәрләрендә дә, инде онытылып барган шигырьләрендә дә татар теленең бөтен матурлыгы, тирәнлеге, бөеклеге чагылыш тапты.
"Язучы дәрес бирә" проекты быелгы чараларның иң төп яңалыгы булды. Әлмәт язучылар берлеге рәисе,филология фән-нәре кандидаты, доцент Рәфкать Шаһиев 7 нче сыйныфларда "Риза Фәхреддин һәм туган тел" дип аталган дәрес үткәрде. "Минем максатым әлеге бөек шәхеснең үз ана теленә булган тирән һәм кайгыртучан мөнәсә-бәтен балаларга житкерү. Авыл шартларында, мәдрәсәдә белем алган шәкерт берничә телдә иркен сөйләшкән. Туган телен белү һәм аралашу аңарга бернинди комачаулык тудырмый, киресенчә, күп телләр белгән саен кешенең эчке дөньясы, рухи яктан байый. Телне саклау, кайсы гына өлкәдә эшләсәк тә, беренче чиратта безнең үзебездән тора,"- дип ассызыклады ул укучыларга мөрәќәгать итеп.
Күп китаплар авторы, язучы һәм журналист Илүсә Нәбиуллина үзенең дәресен тел белү, аны өйрәнүгә кагылышлы тормышчан вакыйгалар, олуг кешеләрнең истәлекләре турында сөйләүгә багышлады. Кара- каршы әңгәмә, сорау - җавап формасында барган очрашу актив катнашкан укучыларга истәлек китаплары бирү һәм бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.
"Язучы дәрес бирә" проекты кысаларында очрашулар, шулай ук, 1нче,2 нче,10 нчы, 23 нче, Урсала мәктәпләрендә, 5 нче гимназиядә узды.Татар әдәбиятының үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш кертүче әдипләребез - Клара Булатова, Әсгать Салахов, Минзифа Әхмәтшина,Нәфиса Сабирҗанова, Зөфәр Дәүләтов, Лилия Һәм Резеда Фәрхетдиновалар укучылар белән милләтнең, телнең киләчәге,чор таләпләре яссылыгында аны саклап калу мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Көннең икенче яртысында Әлмәт язучылар оешмасы вәкилләре яшь иҗатчылар белән очрашты. Үзләренең язучылык сәләтләрен ачарга кыюлык тапкан 7 укучы өлкән әдипләргә беренче әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Хәреф хатасыннан башлап, язу стиле, тема сайлау һәм башка мөһим юнәлешләр буенча аларның фикерләрен тыңладылар.
Фәрдия Хәсәнова, Әлмшт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте