Бүген бөтен ил Ватанны саклаучылар көнен билгеләп уза. Тарихи яктан әлеге бәйрәм кыюлык һәм ватанга тугрылык көне буларак билгеләнеп уза. Бу көнне без Россия куркынычсызлыгы сагында торучы ир-егетләребезне котлыйбыз. Сугышта катнашкан Алексей Зайцев өчен бу көн аеруча истәлекле. Бу аның туган көне дә әле.94 яше белән ветеранны район башлыгы Айрат Хәйруллин котлады.