Хезмәт килешүе төземичә һәм хезмәт хакын рәсми рәвештә түләмәүче эш белән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматне биредәге "кайнар линия" номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8(8553) 45-50-09 яки "Халык контроле" хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.
"Кванториум" балалар технопаркы 18 мартта 15.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр Тимирязев урамы, 20 адресы буенча узачак VR мастер-классына чакыра.
10 мартта Казанда, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында, «Чувашская красавица Татарстана – 2018» республика бәйгесе үтте. Моңа кадәр ел дәвамында бөтен республика буйлап сайлап алу турлары һәм кастинглар үткән иде.
10 мартта Зәй шәһәрендә «Ялта-Зай» спорт комплексы базасында муниципаль хезмәткәрләр арасында спринтерлык узышы узды. Анда республиканың 43 районыннан вәкилләр катнашты. Һәр районнан ике ир-ат һәм ике хатын-кыздан торган командалар чыдамлыкта, тизлектә һәм җиңүгә омтылышта бил алышты. Хатын-кызлар 1 км, ирләр 3 км лы дистанцияне узарга тиеш иде.
Сайлауга барып тавыш биргән әлмәтлеләргә #ДобрыйАльметьевск беләзеге бирәчәкләр. 18 март көнне бу беләзек белән төрле чараларда катнашырга мөмкин булачак. Болар - «Кванториум» балалар технопаркында мастер-классларда бушлай катнашу, Г. Стефановский исемендәге Әлмәт картиналар галереясына, туган якны өйрәнү музеена бушлай керә алу, шулай ук Нюша һәм Элвин Грей концертларын карый алу мөмкинлеге һәм башкалар. Мондый акция 18 марттан 31 майга кадәр дәвам итә.
Татарстанда 104 мәгариф объектында капиталь ремонт эшләре бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2018 елның 1нче мартыннан Татарстан Республикасындагы күпфункцияле үзәкнең Әлмәт филиалында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү гадирәк, уңайлырак һәм күпкә кулайракка әйләнде. Уңайлык өчен Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәтләре порталы (https://uslugi.tatarstan.ru) аша "Минем документлар" үзәгендә кабул итү өчен алдан язылу мөмкинлеге булдырылды.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәре балалар һәм яшьләр эшләре буенча Комитеты ярдәме белән ел саен ТР һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында “Яз тамчысы” иҗади фестивален үздыра. “Яз тамчысы” фестивалендә үзләрен яхшы күрсәткән конкурсантлар футбол буенча Дөнья чемпионаты – 2018, 2019 елны узачак WorldSkills Russia чемпионаты пакында узачак мәдәни программада катнашачаклар.
Әлмәткә Татарстан Республикасының иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Халиков килде. Нефтьчеләр башкаласына килүенең сәбәбен биредә Югары нефть мәктәбе төзелү барышы белән танышуын аңлатты. – Әлеге бурычны безнең алга Татарстан прехиденты Рөстәм Миңнеханов куйды. Югары нефть мәктәбе Әлмәт дәүләт нефть инситтуты һәм Татнипинефть базасында оештырылырга тиеш. АГНИ базасында комплекслы лаборатория төзү этапларның берсе булып тора, – диде ул.
8 Март уңаеннан “Нефтьче” Мәдәният сараенда әлмәтлеләр хөрмәтенә тантана оештырылды. Гүзәл затларны район башлыгы Айрат Хәйруллин тәбрик итте. Ул аларның төбәктәге социаль-икътисади үсешкә зур өлеш кертүләрен, республика дәрәҗәсендә дә уңышка ирешүләрен, төрле бәйгеләрдә урыннар яулауларын ассызыклады.