Әлмәттә “Яз тамчысы – 2018” Республика фестиваленең зональ этабы узачак

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәре балалар һәм яшьләр эшләре буенча Комитеты ярдәме белән ел саен ТР һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында “Яз тамчысы” иҗади фестивален үздыра. 

“Яз тамчысы” фестивалендә үзләрен яхшы күрсәткән конкурсантлар футбол буенча Дөнья чемпионаты – 2018, 2019 елны узачак WorldSkills Russia чемпионаты пакында узачак мәдәни программада катнашачаклар.

Әлмәттә фестивальнең зональ этабы 10 март көнне 10.00 сәгатьтә "Нефтьче" мәдәният сараенда узачак.

6 апрель көнне Уникс концертлар залында “Яз тамчысы – 2018” фестиваленең гала-концерты узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International