Әлмәт районы башкарма комитеты 9 апрельдән алып 13енә кадәр Сочида Бөтенроссия Хезмәтне саклау көне уздырылуы турында җиткереп кала.Аларда катнашырга теләк белдерүчеләрне "ЭТАЛОН" web-сайтында (vssot.aetalon.ru) теркәлергә чакыралар.
"Язгы игелек атнасы" бөтенроссия акциясен Әлмәттә күтәреп алдылар. «Волонтер» үзәге яшьләре «Опека» хезмәте белән берлектә ялгыз яшәүче пенсионерларның өйләренә бардылар һәм кар көрәделәр.
2018 елның 1 маенда 10.00сәг. алып 12.30 сәг. кадәр вакыт аралыгында Әлмәттә традицион 59нчы җиңел атлетика эстафетасы узачак. Ул Эшчеләр бердәмлеге көне уңаеннан уздырылачак. Йөгереш Ленин урамында узачак.
Мартның өченче якшәмбесендә торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре иде. Әлмәтлеләр аны 27 мартта билгеләп үтте. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев тәбрик итте. Ул Кемеровода булган фаҗигане искә алып, торак-коммунальчыларга эшләрен җиренә җиткереп үтәргә, хилафлыкларга юл куймаска әйтеп мөрәҗәгать итте. Тантанага җыелучылар бер минутлык тынлык белән кайгы уртаклашуларын белдерделәр.
Тантана бүләкләргә бай булды. Фидакарьләргә Россиянең, Татарстанның Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының, район Советы һәм башкарма комитетының, эш бирүчеләрнең “Татарстан Республикасы коммуналь предприятиеләр союзы” төбәк тармак берләшмәсенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Иртәгә, 27 март көнне, болытлы һава торышы көтелә. Юеш кар явачак, яңгыр яварга мөмкин. Минималь температура төнлә -2..-6º, максималь температура көндез -2..+1º. Юлларда бозлавык, кар өемнәре көтелә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бәйгенең 18 апрельгә кадәр дәвам итәчәге турында белдерә һәм бәйгедә катнашырга чакыра. Тулырак мәгълүматны 8(8553) 45-50-72 телефоны аша алырга була.
Халыкара театр көне - бөтен дөнья буенча 27 март көнне билгеләнгән бәйрәм. Бәйрәм 1961 елда билгеләнә башлый.Иң борынгы сәнгать төрләренең берсе булган Театр сәнгате - кабатланмас могҗиза. Бары ул гына «монда, хәзер», тамашачылар алдында иҗат ителә. Кеше хәтере төрле чорлар театрларының бөеклеген хәтерли. Борынгы грек һәм рим театрлары әле дә үзләренең киң колачлы һәм мәһабәт архитектурасы белән таң калдыра. Театр үзенең сихри тарту көчен югалтмаган килеш урамда да яши.
Бүген шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Валеев экологик икеайлыкка әзерлек турында сөйләде. Киңәшмәдә ТР Экология министры урынбасары Фаяз Шакиров, Экология департаменты директоры Айнур Исхаков һәм башка җитәкчеләр чыгыш ясады.
Православие китабы көне уңаеннан С.Сөләйманова ис. китапханәдә якшәмбе мәктәбе укучылары өчен чара булып узды. Аны Иерей Михаил уздырды. Балаларга рус язмасы барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, Ивана Федоровның биографиясе белән таныштырдылар. Чарада шулай ук балалар чыгыш ясадылар.
Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.