Әлмәттә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Мартның өченче якшәмбесендә торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре иде. Әлмәтлеләр аны 27 мартта  билгеләп үтте. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев тәбрик итте. Ул Кемеровода булган фаҗигане искә алып, торак-коммунальчыларга эшләрен җиренә җиткереп үтәргә, хилафлыкларга юл куймаска әйтеп мөрәҗәгать итте. Тантанага җыелучылар бер минутлык тынлык белән кайгы уртаклашуларын белдерделәр. 
Тантана бүләкләргә бай булды. Фидакарьләргә Россиянең, Татарстанның Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының, район Советы һәм башкарма комитетының, эш бирүчеләрнең “Татарстан Республикасы коммуналь предприятиеләр союзы” төбәк тармак берләшмәсенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International