27 март - Бөтендөнья театр көне

2018 елның 27 марты, сишәмбе

Халыкара театр көне - бөтен дөнья буенча 27 март көнне билгеләнгән бәйрәм. Бәйрәм 1961 елда билгеләнә башлый. Иң борынгы сәнгать төрләренең берсе булган Театр сәнгате - кабатланмас могҗиза. Бары ул гына «монда, хәзер», тамашачылар алдында иҗат ителә. Кеше хәтере төрле чорлар театрларының бөеклеген хәтерли. Борынгы грек һәм рим театрлары әле дә үзләренең киң колачлы һәм мәһабәт архитектурасы белән таң калдыра. Театр үзенең сихри тарту көчен югалтмаган килеш урамда да яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International