30 март көнне сәг. 09.00 алып 16.00 сәг кадәр Шоссейная һәм Герцен урамнары киселешендәге светофорлар сүндерелеп торачак. Госавтоинспекция шоферларны юл билгеләренә аеруча игътибарлы булырга кирәклеге турында кисәтә.
26 марттан 28 мартка кадәр Лениногорскиның Боз сараенда республика яшүсмер клублары арасында тхоккей буенча ярышлар узды. Ярышлар "Татнефть" тарафыннан 17нче тапкыр оештырыла.
Әлмәт районы эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлеге Әлмәттә «Тоннель» операциясе үткәрә. 29 мартта Әлмәт юлларында аек булмаган хәлдә машина руле артына утыручыларны ачыклаячаклар.
«ФедералПресс» яңа проект – «Татарстан мэрларының халык рейтингы" проектын эшләде. Муниципаль җитәкчеләрнең эшчәнлеген республика халкы үзе билгели һәм бәяли ала. Җирле үзидарә - халыкка иң якын хакимият, шуңа күрә дә аның эшчәнлеге буенча билгене Россиядәге бар хакимият өчен куялар.
Безнең шатлыклы һәм күңелле өметләр яз белән бәйле, ләкин чынбарлык еш кына башкача килеп чыга. Сез сүлпәнлек, йокычанлык, ярсучанлык хис иткәндә, чәч тонык, сынучан булганда, тире кубалакланганда, тормышка шатланып булмый. Бу барлык симптомнар язгы авитаминозның билгеләре булып тора.
Әлмәт дәүләт нефть институты, очучы-космонавт Алексей Леонов исемендәге су асты-тикшеренү отряды, «Inwells» автоматлаштырылган гидроприводларны җитештерүче компания "Салкынлык полюсы" күргәзмәсе ачылуга чакыралар.
31 март көнендә 14.00 сәгатьтә "Нефтьче" мәдәният сараенда «Татнефть» компаниясе карамагындагы "Рухыят" фондының "Сандугач сайрар илем" ХХI балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты узачак.
Әлмәт дәүләт нефть институты абитуриентларны һәм аларның ата-аналарын институт белән якыннан танышырга чакыра. Ачык ишекләр көне 31 мартта 10:00сәг. узачак. Адрес: . Әлмәт, Ленин ур, 2 нче йорт , ауд. А-219.
Бүген Кванториум балалар командасы Ямаш мәктәбенә килде. Анда тьютор Николай Пиянзин Робоквантум тьюторы Артур Максутов Кванториум эшчәнлеге турында сөйләделәр.
Бүген көн дәвамында Ленин мәйданына битараф булмаган шәһәрдәшләр чәчәкләр алып килә, фаҗигале төстә гомерләре өзелгән 64 кеше рухына шәмнәр куя.Якшәмбе көнне Кемеровода булган янгын хакында ишетмәгән һәм белмәгән кеше калмагандыр. Барлык шәһәрләр дә диярлек әлеге фаҗигагә кушылып, зур кайгыны уртаклаша. Бүген иртәдән бирле Әлмәтнең Ленин һәйкәле каршына йөзләгән кеше агылды. Уенчыклар, шәмнәр, язулар, чәчәк бәйләмнәре... Әйтерсең, шулар арасыннан балаларның җан өзгеч ялварулары әле дә яңгырый.