ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2018 ел
сишәмбе

23 март көнне Әлмәт мәшгульлек үзәгендә узачак ярминкә эшче һәм  инженерлык  профессияләрен популярлаштыру максатыннан чыгып, һөнәри юнәлештәге эшчәнлекне активлаштыруны күздә тотып тормышка ашырыла.

 «Уфа» ФК белән уен  «Нефтяник» стадионында узды. Өченче урынга матчта  «Уфа» ФК юниорлары әлмәтлеләргә җиңелделәр. Счет – 2:4. Максим Савельев, Әлмәт ДЮСШ командасы уенчысы: «Бишенче матч - барысы да ардылар, ләкин түзделәр һәм җиңделәр. Бу бик мөһим булды, чөнки тренерның туган көне иде, аны җиңүебез белән котладык. Һәм бу безнең барып чыкты".

Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләр арасында һөнәри яктан иң яхшыларын билгеләделәр. 23 марттан  24 мартка кадәр республика бәйгесенең финалы узды. Финалда 90 белгеч катнашты. 

2 июнь көнне Краснодарда  «Миссис Россия Мира 2018» бәйгесе узачак. Татарстан Республикасы данын әлеге бәйгедә Россия этабында әни кеше,  «Виктория» СК җитәкчесе, нәфис гимнастика буенча тренер  Виктория Булатова яклаячак.

Бүген, 27 март көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән юеш кар. Аерым районнарда буран. Минималь температура төнлә 0..-4, максималь температура көндез -2..+2. Юлларда бозлавык.


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе 2017 елның 12 декабрендә кабул ителгән Хөкүмәт карары нигезендә 2018 елның 18 мартыннан бирле Юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелү турында искә төшерә. 

 «Автоплатеж» сервисы хезмәт хакы, дебет һәм  кредит карталары булганнар өчен уңайлы хезмәт. Сервисны тоташтыргач, картадан транспорт картасына да автоматик рәвештә акча күчерергә уңайлы була. Бу турыда  клиентка смс-хәбәр килә.

17 марттан алып 23 мартка кадәр Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгенең "Бобрята" КВН командасы Мәскәү шәһәрендә үткән Бөтенроссия КВН балалар лигасы уеннарының ярымфиналында катнашты. "Бобрята" КВН командасы Татарстан Республикасын тәкъдим итү хөрмәтенә лаеклы булды һәм II мактаулы урынны яулады, шулай ук Россиянең иң яхшы 20 командасы арасында "Иң яхшы мәзәк" номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

Шахмат буенча  спорт мәктәбендә   «Третий возраст» спартакиадасы кысаларында  шахмат һәм шашка буенча беренчелек узды. Анда 60лап кеше катнашты. Ярышлар швейцар системасы буенча  5 турда узды. Ярыш нәтиҗәләре:

 

Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның Казан укыту-тикшерү һәм методик үзәге инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бушлай белем бирүне оештыра. Югары һөнәри белем бирү юнәлешләре исемлеге: - Радиотехника; - Материаловедение һәм материалларның технологиясе; - Машина төзү җитештерүчәнлекләрен конструкторлык-технологик тәэмин итү; - Информатика һәм компьютер челтәрләре.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International