“Төбәкара талантлы яшьләрне үстерү һәм аларга ярдәм үзәге” Федераль җәмәгать учреждениесе 2018 елда “Россия киләчәге” Илкүләм яшьләр җәмәгать бүләгенә конкурс үткәрү турында игълан итә. Бәйгедә 14-35 яшьлек егетләр һәм кызлар катнаша ала.
30 мартта 11 нче мәктәп Туймазыда узган II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Ул "Ул ачышлар бусагасында" дип аталды. Чара талантлы баларны ачыклау максатыннан оештырылып килә. Әлмәтлеләр анда лаеклы чыгыш ясадылар.
4 апрель көнне башкарма комитетта узган утырыш район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислегендә үтте. Әлеге утырышта башкарма комитет һәм шәһәрнең барлык службалары җитәкчеләре катнашты. Анда коррупциягә каршы тору буенча чараларның үтәлеше тикшерелде, аларны катгыйлата төшү турында сүз алып барылды.
Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин уздырды. Киңәшмәгә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, КФХ вәкилләре, агрономнар чакырылды. Район башлыгы язгы чорда хуҗалыкларга күләмле эшләр башкарырга туры киләчәген хәбәр итте, барлык хуҗалыкларга ярдәм булачагын булачагын белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Иминлек советының, ТРда Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең һәм ТРда Коррупциягә каршы комиссиянең уртак утырышы узды. Чара видеоконференцэлемтә режимында Казан Кремлендә үткәрелде.
Әлмәт мәшгульлек үзәге 13 апрель көнне 9.00 сәгатьтә “Авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсен” уздырачак.
Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе белән бергә оештырылган "Донорлыкка балигъ булу көне" 4 апрель көнне Әлмәт кан бирү үзәгендә үткәрелде. "Донорлыкка балигъ булу көне" Бөтенроссия акциясе 18 яшь тулган яшь кешеләр өчен "Ирекле рәвештә кан һәм аның компонентларын бирү өлкәсен үстерү программалары" кысаларында ел саен уздырыла.
Әлмәт муниципаль районында 2018 елның беренче кварталында 40349, 8 кв.м.торак файдалануга тапшырылды.
«Бердәм Россия» партиясенең Әлмәт җирле бүлеге сәркатибе, район башлыгы Айрат Хәйруллин гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте. «Бердәм Россия» партиясенең Әлмәт җирле бүлегенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә үткән халык белән очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, аның урынбасарлары, шәһәр һәм район хезмәтләре вәкилләре катнашты. Кунаклар булып «Ватаным Татарстан» республика газетасы журналистлары да килде.
Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.