1 апрельдән дәүләт пенсия белән тәэмин итү буенча билгеләнгән пенсияләр, шул исәптән социаль пенсияләр 2,9%ка индексацияләнде, бу 2017 елда пенсионерларның яшәү өчен кирәк булган минимумы артуы темпына туры килә.
Пенсия арту хәрби хезмәткәрләргә, радиацион яисә техноген һәлакәтләрдән зарар күргән кешеләргә, Бөек Ватан сугышында катнашканнарга; "Блокада Ленинградында яшәгән" билгесе белән бүләкләнгән кешеләргә, космонавтларга, шулай ук һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм чернобыльлеләрнең хезмәткә яраксыз гаилә әгъзаларына билгеләнә торган дәүләт пенсия белән тәэмин итү буенча билгеләнгән пенсияләрне алучыларга кагыла.