Әлмәттә "Россия балалары” дип исемләнгән оператив – профилактик операция узачак

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан кабул ителгән карар нигезендә яшүсмерләр арасында наркотиклар таралуны кисәтү  һәм наркотикларның законсыз әйләнешен булдырмау максатыннан Татарстан Республикасы күләмендә “Россия балалары” дип исемләнгән оператив – профилактик операция уздырыла. Профилактик операция барышында районның мәгариф бүлеге, эчке эшләр бүлеге,  район үзәк хастаханәсе һәм район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм башка  оешма хезмәткәрләре тарафыннан белем бирү учреждениеләрендә сәламәт яшәү рәвеше пропагандаланачак, наркотикларның зыяны турында лекцияләр сөйлиячәкләр.  Профилактик операция кысаларында  яшьләр күп җыела торган урыннарда, кичәләрдә акцияләр дә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International