Авыл җирлегендә яшәүчеләрне вакансияләр ярминкәсенә чакыралар

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Әлмәт мәшгульлек үзәге 13 апрель көнне 9.00 сәгатьтә “Авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсен” уздырачак.

Ярминкәгә килүчеләргә:

- хезмәт белән тәэмин итү үзәгендә булган вакансияләр белән танышу;

- хезмәт урыны тәкъдим итүчеләр белән әңгәмә үткәреп, эшкә урнашу турында килешү төзү;

- психолог-профконсультантта һөнәри юнәлешне билгеләү өчен тест узу мөмкинлеге тудырылачак.

Сезне түбәндәге адрес буенча көтәбез: Герцен урамы, 86 А йорты.

Белешмәләр өчен телефон: 32-34-95.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International