Әлмәттә язгы кыр эшләренә әзерлек буенча киңәшмә узды

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин уздырды. Киңәшмәгә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, КФХ вәкилләре, агрономнар чакырылды. Район башлыгы язгы чорда хуҗалыкларга күләмле эшләр башкарырга туры киләчәген хәбәр итте, барлык хуҗалыкларга ярдәм булачагын булачагын белдерде.

Төп доклад белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Наил Усманов чыгыш ясады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Олег Шабалин һәм Андрей Подовалов чыгышлары тыңланды.Киңәшмә барышында орлык фондын туплау, шәхси хуҗалыкларга мал азыгы әзерләүдә булышлык күрсәтү, сөт сату кебек мөһим сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International