Әлмәт картиналар галереясында оештырылган иң күренекле проект итеп «Арт-Сабантуй» республика бәйге-күргәзмәсен атарга була. 2018 елда бәйге инде бишенче тапкыр уздырыла. Чираттагы чара 9 апрельдән алып 9 майга кадәр үтәчәк. Керү ирекле.
«Арт-Сабантуй – 2018» - Идел-Урал регионындагы профессиональ һәм башлап җибәрүче рәссамнар арарсында уздырыла торган рәсем сәнгате әсәрләре бәйгесе.