РФ Президенты Владимир Путин онкология авырулары белән көрәшү өчен Россиядә махсус программа булдыру кирәклеге хакында Федераль собраниедә ясаган чыгышында билгеләп узган иде. Әлеге фикерләр 6 апрель көнне нефтьчеләр башкаласында узган “Онкология практикасының заманча тенденцияләре. Әлмәт Агломерациясе” дип исемләнгән фәнни–гамәли конференциядә дә чагылыш тапты.
Республиканың онкология авырулары белән бәйле сәламәтлек саклау учреждениеләреннән килгән табиблар, хирурглар һәм җитәкчеләр яман шеш авыруына каршы нинди заманча алымнар кулланып булуы хакында фикер алышты.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән сәламләп, Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина район буенча яман шеш белән авыручыларның саны 2017 елда 11 процентка кимүен билгеләп үтте. Эш яшендәгеләр арасында әлеге күрсәткеч 75 процент тәшкил итә. Конференциянең практик өлешендә югары квалификацияле белгечләр мастер–класс үткәрделәр.