ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында 1 апрельдән алып 12 апрельгә кадәр Әлмәт муниципаль районында 28 белем бирү учреждениесында экологик дәресләр үтте, аларда 856 бала катнашты. Экологик белем алуга Әлмәт муниципаль районында зур игътибар бирелә, балалар әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрендә югары дәрәҗәдәге белемнәрне күрсәтәләр.

11 аперль көнне Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыкларында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы министры урынбасары Ришат Хабиров, Авыл хуҗылыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Наиль Усманов, Дәүләт техник күзәтү, Агрохимлабораториясе, Россия авыл хуҗалыгы үзәге җитәкчелеге катнашуы белән районның сигез хуҗалыгында яз-кыр эшләрен үткәрүгә әзерлекне тикшерделәр.

14 апрель көнне Әлмәт экстрим-паркы территориясендә Татарстан Республикасы көньяк-көнчыгышы чемпионаты кысаларында параллель автослалом буенча ярышлар үтәчәк. Аларда йөздән артык автомобиль яратучы катнашачак, һәвәскәрләр  арасында да, профи категориясендә дә бүләкләр уйнатылачак.

10 апрель көнне, "Сәламәт бул" Бөтенроссия акциясе кысаларында, Әлмәт СПИД үзәге белгечләре "Татнефтегазпереработка" идарәсендә акция уздырдылар. Чарада ВИЧ-йогышын, вирус гепатитларын кисәтү, шулай ук куркынычсыз тәртипне булдыру алымнары мәсьәләләре каралды. 

Әлмәтлеләрне 13 апрель көнне 09.00 сәгатьтән алып  16.00 сәг кадәр  Ленин һәм  Мәрҗәни, Ленин һәм Заслонова урамнары киселешендәге, шулай ук «Татнефть» ГАҖ бинасы каршында Ленин урамы буйлап урнашкан светофорлар сүндерелеп торуы турында кисәтәләр. 

"Нефтяник" командасының Югары хоккей лигасы Чемпионатының бакыр медальләрен яулавы клубның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең 40-еллык юбилее бәйрәм итүе белән туры килде. Шушы истәлекле вакыйгалар хөрмәтенә спорт мәктәбенең олырак яшьтәге хоккеистлары һәм җыелма командасы катнашуы белән "Бакыр сезон өчен рәхмәт!" иптәшләрчә шоу-матчы үтәчәк. 

Бүген, 12 апрель көнне, аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә кар, урыны белән буран; көндез явым-төшемсез. Минималь температура төнлә -2..-6º, максималь температура көндез +3..+6º. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык. 

Янгын куркынычы янаган очракка әзерлек системасын камилләштерү максаты белән гамәли-тактик өйрәнүләр 16 апрель көнне 13.00 сәгатьтә Әлмәт үзәк район хастаханәсендә һәм 25 апрель көнне 10.00 сәгатьтә "Западный" сәүдә үзәгендә үткәреләчәк.  

Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов рәислеге астында Әлмәт муниципаль районы наркотикларга каршы комиссиянең пландагы утырышы узды. Утырышның эшендә хокук саклау органнары хезмәткәрләре, медицина учреждениелары мөдирләре, авыл хуҗалыклары җитәкчеләре, мәдәният, мәгариф, спорт, яшьләр сәясәте учреждениелары, иҗтимагый оешмалар, диаспоралар җитәкчеләре, урта, югары белем алу йортлары, мәгариф учреждениелары директорлары катнаштылар. 

13 апрель көнне әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын Р.Н.Нагимов исемендәге 1нче номерлы балалар музыка мәктәбенең Әлмәт шәһәренә 65 ел тулуга багышланган иҗат-отчет концертына килергә чакыралар. 

Уздыру урыны - "Нефтьче" мәдәният сарае, чара 19.00 сәгатьтә башлана. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International