Әлмәттә наркотикларга каршы комиссиянең утырышы узды

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов рәислеге астында Әлмәт муниципаль районы наркотикларга каршы комиссиянең пландагы утырышы узды. Утырышның эшендә хокук саклау органнары хезмәткәрләре, медицина учреждениелары мөдирләре, авыл хуҗалыклары җитәкчеләре, мәдәният, мәгариф, спорт, яшьләр сәясәте учреждениелары, иҗтимагый оешмалар, диаспоралар җитәкчеләре, урта, югары белем алу йортлары, мәгариф учреждениелары директорлары катнаштылар. 

Утырыш барышында наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше һәм кулланылышы белән нәтиҗәле көрәшүне арттыру чаралары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International