Санитар-экологик икеайлык кысаларында 1 апрельдән алып 12 апрельгә кадәр Әлмәт муниципаль районында 28 белем бирү учреждениесында экологик дәресләр үтте, аларда 856 бала катнашты. Экологик белем алуга Әлмәт муниципаль районында зур игътибар бирелә, балалар әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрендә югары дәрәҗәдәге белемнәрне күрсәтәләр.