10 апрель көнне, "Сәламәт бул" Бөтенроссия акциясе кысаларында, Әлмәт СПИД үзәге белгечләре "Татнефтегазпереработка" идарәсендә акция уздырдылар.
Чарада ВИЧ йогышын, вирус гепатитларын кисәтү, шулай ук куркынычсыз тәртипне булдыру алымнары мәсьәләләре каралды. Теләгән кешеләр ВИЧ йогышына эспресс-тестны үттеләр.