Әлмәт "Нефтяник" хоккей клубы шоу-матчка чакыра

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

"Нефтяник" командасының Югары хоккей лигасы Чемпионатының бакыр медальләрен яулавы клубның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең 40-еллык юбилее бәйрәм итүе белән туры килде. Шушы истәлекле вакыйгалар хөрмәтенә спорт мәктәбенең олырак яшьтәге хоккеистлары һәм җыелма командасы катнашуы белән "Бакыр сезон өчен рәхмәт!" иптәшләрчә шоу-матчы үтәчәк. 

Барлык хоккейны яратучыларны "Юбилейный" спорт сараенда 19 апрель көнне 18.30 сәгатьтә көтеп калачаклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International