Әлмәттә балигъ булмаган фашист концлагерьларе тоткыннарына бөтен яклап игътибар бирелә

2018 елның 14 апреле, шимбә

11 апрель Халыкара концентрацион лагерьләре тоткыннарын азат итү көне итеп игълан ителгән. Шушы истәлекле көннән бирле 73 ел узды. Әлмәт муниципаль районында хәзерге көндә дүрт балигъ булмаган фашист концлагерьларе тоткыны: Маргарита  Апраксина,  Ольга Макарова,  Василий Литвинов һәм Анатолий Маруха яши. Маргарита  Апраксинага «Опека» Социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан өендә социаль хезмәт күрсәтелә.

Шушы көнне язмышның кырыс сынауларын кичергәннәргә хөрмәтләрен белдерер өчен район башкарма комитеты, шәһәр һәм район ветераннары Советы, Социаль яклау идарәсе вәкилләре килде. Алар Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән җылы сүзләрне һәм теләкләрне тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International